Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслим мәктәбендә әтиләрнең гаиләдә тоткан урыны хакында сөйләштеләр
Әтиләр советы балаларны һөнәрләрнең нечкәлекләре белән таныштыра, эш урынына алып бара.
(Мөслим, 31 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл утлары", Римма Афзалова). Әтиләр советының быелгы уку елында беренче утырышы Мөслимнең Тукай исемен йөртүче мәктәбендә узды. Утырышның Мөслим урта мәктәбендә үтүе юкка түгел. Әлеге мәктәптә әтиләр советы уңышлы эшли, дип яза җирле басма.
“Әтиләрнең кайсысы - балаларны үз һөнәренең нечкәлекләре белән таныштыра, эш урынына алып бара, кемдер экскурсия оештыра. Балаларны нинди дә булса эшнең нечкәлекләренә, мәсәлән, чалбар үтүкләргә өйрәтүчеләр дә бар”, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов.
Әти нигә кирәк? Утырыш әлеге темага видеосюжет белән башланды. Балалар бакчасына йөрүче нәниләрне тыңласаң, әти “әнигә күңелсез булмасын өчен”, “әни ясаганны төзәтер өчен”, “әни булмаганда карап торыр өчен” кирәк икән. “Балага җәза бирергә” дигән фикерне дә ишетергә туры килде. Сабыйлар әтинең гаиләдәге ролен шулай аңлый димәк! Әти кешенең гаиләдәге роле турында районның имам-мөхтәсибе (алты бала әтисе) Габделкәрим хәзрәт Моратов сөйләде.
Ир-ат – гаилә башлыгы, гаиләне туендыручы. Тик әти кешенең акча табучы гына булмыйча, балаларны тәрбияләүдә дә катнашуы (эшкә өйрәтүе, үгет-нәсихәт бирүе, тормыш серләренә төшендерүе) кирәк. Егет кеше өчен әти киңәше бигрәк тә мөһим. Кыз бала исә, әтисенә карап, егетләр белән мөнәсәбәтләрен төзергә әзерләнә. Әтигә мөнәсәбәт хатын-кызга да бәйле. “Әтиегез ни әйтер” дип, әни кеше балаларында гаилә башлыгына карата ихтирам тәрбияли.
Күбәктән Ирек Камалов үзенең өч баласы янына тагын 8 ятимне сыендырган. Ирек әфәнде Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбенең әтиләр советын җитәкли. “Балаларның һәрберсе кадерле. Алар тормышта үз урыннарын тапсын өчен көчебезне дә, вакытыбызны да кызганмыйбыз”, – ди Ирек Камалов.
25 ел дәвамында балигъ булмаган балалар комиссиясен җитәкләгән Рушат Солтанов:
"Үрнәк әти янында әни дә үрнәк була. Аларның матур яшәвен күреп, якыннар үзләренә үрнәк ала. Балаларының дуслары үзләре өчен өлге итеп ала, – диде.
РушатСолтанов бүгенге тормышыбызга бәйле берничә проблеманы да кузгатты. Соңгы елларда баланың туган көннәрен, балалар бакчасыннан башлап чыгарылыш кичәләрен зурлап үткәрә башладык. Бу – мул тормыш билгесе. Тик иркен, хөр яшәргә өйрәтеп, бердән, тормыш кыйммәтләре турында онытып җибәрәбез, икенчедән, бала акчаның ничек табылганын аңламый үсә. “Утызга җитеп тә, егетләрнең өйләнергә ашыкмавы да хафага сала”, – ди Р.Солтанов. Сәбәбе нидә?
Бер утырышта бөтен проблемаларны хәл итеп булмый, әлбәттә. Әтиләрнең, көндәлек мәшәкатьләрен читкә куеп торып, телевизор экраннарыннан аерылып, тәрбия эшенә тартылулары мөһим. Киләчәк турында уйланулары, гаиләсе –балалары өчен үзләренең нинди зур роль уйнавын аңлаулары мөһим! Сөйләшүдән соң әтиләр өчен тренинг та оештырылды. Бу көнне мәктәптә балаларның әтиләре белән берлектә ясаган кул эшләреннән күргәзмә дә эшләде, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз