news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим мөхтәсибәте Түбән Камадан күпсанлы җиңүләр белән кайтты

Ирекле көрәш буенча 60 килограммлы үлчәү авырлыгында Гали Вәлиев беренче урынны алды.

(Мөслим, 22 май, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Түбән Кама шәһәрендә җирле мөхтәсибәт тарафыннан һәр елдагыча “Әй, егетләр!” исемле спорт бәйгесе узды. Ирекле көрәш, гер күтәрү, кул көрәше, дартс, аркан тартышу кебек чараларда Түбән Камадан, Казаннан, Алабугадан, Кама Аланыннан килгән мөселман ир-егетләре белән берлектә Мөслимнән дә дин кардәшләребез катнашты, дип яза район газетасы.

Аллаһның рәхмәте белән, алар күп кенә уңышларга да ирештеләр. Ирекле көрәш буенча 60 килограммлы үлчәү авырлыгында Гали Вәлиев – беренче урынны, ир балалар арасында 30 килограммлы үлчәү авырлыгында Габдулла Моратов өченче урынны алды. Гер күтәрү буенча Илнур Сәрвәров матур нәтиҗә күрсәтте. Бер-бер артлы ике кулда 16 килограммлы герне 239 мәртәбә чөеп, икенче урынга лаек булды. Кул көрәшендә Радик Харисов һәм Илнар Шәмсетдинов үз үлчәү авырлыкларында – беренче, Габделкәрим Моратов өченче урынны яулады. Аркан тартышуда Айнур Сәхибгәрәев, Габделкәрим Моратов, Гали Вәлиев, Айнур Батыршин, Илнур Сәрвәровтан торган безнең төркем беренчелекне бирмәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot