news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим лицее укучылары республика бәйгесендә җиңү яулады

Мөслимлеләр “Бәхет йолдызлары” республика конкурсында катнашты.

(Мөслим, 28 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары").  Яр Чаллы шәһәренең беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр иҗат йортында “Бәхет йолдызлары” республика конкурсы узды. Анда Мөслим лицее укучылары "Җыр" номинациясендә җиңделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйгедә Ләйсән Мирсалихова – икенче, Азалия Хафизова беренче дәрәҗә лауреат исемен алды. Илназ Муллагалиев исә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot