Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслим лицее укучылары Анапада ярышларда катнашачак
Быел лицейлылар “Президент ярышлары” Бөтенроссия бәйгесенең республика турында җиңүгә иреште.
(Мөслим, 13 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары", Римма Афзалова). Быел Мөслим лицеенда укучылар “Президент ярышлары” Бөтенроссия бәйгесенең республика турында җиңүгә иреште. 9 сыйныф укучыларыннан торган 8 кешелек команда 15 команда арасында беренче урынга чыкты, дип яза җирле басма.
Спорт ярышларында Мөслим лицее укучыларының исемнәре еш яңгырый. Районда гына түгел, узган ел лицейның “Мирас” командасы мини-футбол буенча “Йолдызларга якынаеп” Бөтенроссия ярышларыннан җиңү белән кайтты. Лицейлылар бәйгедә, 8 федераль округны артта калдырып, “Россия чемпионнары” исемен алдылар. Егетләрнең тренерлары – Илфат Хафизов һәм Айдар Исламов. Быел лицейлылар “Президент ярышлары” Бөтенроссия бәйгесенең республика турында җиңүгә иреште. 9 сыйныф укучыларыннан торган 8 кешелек команда 15 команда арасында беренче урынга чыкты. Тренерлар – Айдар Исламов һәм Фасыйл Арсланов.
Егет-кызлар 6 спорт төрендә көч сынашты. Күптөрле күнегүләрне үз эченә алган ярышларда (60 метрга йөгерү, аркага ятып идәннән күтәрелү, турникта тартылу, урыннан ераклыкка сикерү, алга иелү, кулларга таянып идәннән күтәрелү) Кирилл Абдреев белән Ләйсирә Әхмәтшина беренче урынны алды. Тагын ике укучы әлеге спорт төрендә икенче-өченче урыннарны бүлеште. Төрле ераклыкка йөгерүне үз эченә алган эстафета ярышларында һәм иҗади бәйгедә дә Мөслим командасы беренчелекне алды. Теоретик бәйгедә безнекеләр икенче урынга чыкты.
– Һәр районнан иң көчле командалар килүен беләбез, шуңа кҗиңүгә өметләнмәдек тә! Ярышлар төгәлләнгәч, баллар аермасы башка командалардан шактый зур булуын аңладык. Беренче урынга чыгуыбызны белгәч, сөендек! – ди Кирилл Абдреев. Тренерлары Айдар Исламов исә 9 сыйныфның җиңәчәгенә ышанган. “Җиңүгә өметләнмәдем, дип әйтеп булмый. Тугызлар – көчле сыйныф!” – ди ул.
– Ярышларны авыр дип әйтеп булмый. Шулай да дулкынландык инде, – ди укучылар.
Егет-кызлар сентябрь аенда Анапада Бөтенроссия күләмендә узачак ярышларда Мөслим данын яклаячак. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 82 команда белән көч сынашырга туры киләчәк, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз