news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимәләр җәмгыятьтәге борчулар турында сөйләшү өчен Казанга җыелды

Җәмгыять мөслимә хатын-кызларга мохтаҗ, ди Россия һәм Татарстан мөслимәләре лидеры Наилә Җиһаншина.

Мөслимәләр җәмгыятьтәге борчулар турында сөйләшү өчен Казанга җыелды
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Мөслимәләр җәмгыятьтәге борчулар турында сөйләшү өчен Казанга җыелды. Россия һәм Татарстан мөслимәләре җәмгыятьтә лаеклы урыннарын алырга тиеш. Бу хакта бүген Россия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина әйтте.

Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә “Ш.Мәрҗани хатын-кызның җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге вазифасы турында” дигән республикакүләм мөселман хатын-кызлар конференциясе үтте.

“Мондый масштабта беренче тапкыр җыелдык, - ди Наилә Җиһаншина. - Конференциянең исеме “Ш.Мәрҗани хатын-кызның җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге вазифасы турында” дип атала. Мәгълүм булганча быел Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Ш.Мәрҗани елы буларак игълан ителде. Мәрҗани хәзрәтләренең хатын-кызга карата мөнәсәбәте, шул чордагы дин әһелләренекеннән аерылып торган. Мөслимә хатын-кыз яхшы ана, яхшы хатын булудан тыш, җәмгыятьтә дә үзенең лаеклы урын ала. Алар үз милләтенә, үз халыкына зур файда китерергә сәләтле. Җәмгыять мөслимә хатын-кызларга мохтаҗ. Безнең максат төрле төбәкләрдә яшәүче мөслимә хатын-кызларны берләштерү. Без мөслимә лидерларының бердәм эшләү программасы булырга тиеш. Яшь буынны тәрбияләү, гаилә саклау мәсьәләләре беренче урында тора”.

Республикакүләм мөселман хатын-кызлар конференциясе эшчәнлегендә Чүпрәледән килгән Энҗия абыстай Шәрәфетдинова да катнашты. 2005 елда Энҗия абыстай Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган.

“Чүпрәледә мөслимәләр актив, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Энҗия Шәрәфетдинова. - Шәхсән мин үзем гыйлем бирүгә игътибарны күбрәк юнәлтәм. Безнең Чүпрәле үзәгендә өч мәчет эшли, мин шуларның барысында эшчәнлек алып барам. Бездә сабак алган 100 дән артык абыстайлар мәҗлесләрдә йөри, вәгазь сөйли. Кызларын мөселман кешесенә кияүгә бирергә теләмәгән ата-аналар белән дә аралашырга туры килә. Мәктәпләрдә дә очрашулар уздырабыз. Шунысы кызганыч район җирлегендә яшьләр төпләнеп калырга ашыкмый, барысын да кала тормышы кызыксындыра”.

Э.Шәрәфетдинова “ХозурТВ” тапшыруларын да яратып каравын белдерде.

Тәнзилә Дәүлиева Лаеш районындагы Октябрьның 25 еллыгы исемендәге совхоз бистәсендә шәфкать туташы булып эшли. Шул ук вакытта бистәдә дини эшчәнлекне дә алып бара. “Төп чыгышым Кама Тамагы Иске Барыш авылы, - ди Тәнзилә абыстай. -  Мин кечкенә вакытта мәчет бинасын таркаттылар, аны клуб итеп торгызмакчы иделәр. Әле дә хәтерлим, мәчет улагыннан су алам. Гает мунчасы яккан көн, сүтелгән мәчеттән таякка таянып ак чапаннардан 7-8 бабай Иске мәчет урамы буенча төшеп киттеләр. Өйгә кайтып әнигә сөйләгән идем, ул бу турыда беркемгә дә әйтмәскә кушты. 57 яшемдә төш күрәм, инде Лаеш районында яшим, үз балаларым үсеп буйга җиткән. Бала чакта күргән ак чапанлы бабайлар “безгә урын кирәк, тиз генә мәчет салдыр”, диделәр. Ирем тырышлыгы, халык ярдәме белән кечкенә генә мәчет торгыздык. “Әхмәт-Заһир” мәчете 50 кеше сыйдырышлы гына, әмма бик матур. Монда бөтен дини чараларны оештырабыз”. Энҗия апага 71 яшь, әле бүген дә ул совхоз бистәсендә медицина хезмәткәре булып эшли.

"Төрле районнардан килгән абыстайлар белән бер залда күрешеп фикерләшү, тәҗрибә уртаклашу – үзе бер гомер", - ди абыстай. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100