Мөслим кырларында көзге эшләр бара
Быелгы көздә 20 мең гектар кыр мәйданы уҗым культуралары белән чәчелергә тиеш
(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Быелгы елда ТР Мөслим муниципаль районы кырларының 20 мең гектарын уҗым культуралары белән чәчәргә кирәк. Хәзер исә аның 12 мең гектарында - арыш, 2100 гектарында кышлаучы бодай орлыклары утыртылган. “Родные края”, “Муслюмовская”, “Урожай” һәм “Ык” агрофирмалары әйбәт эшлиләр. “Исламов” фермерлык хуҗалыгында уҗым чәчү эшләре инде төгәлләнгән дә, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Туфракны эшкәртү эшләре дә зур темпта бара. “Муслюмовская” агрофирмасында 3400 гектар җир мәйданы эшкәртелгән. “Родные края”да – 3 мең гектарга якын.