Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслим хуҗалыклары чит илдән дә орлык ала
Бүгенге көндә 1460 тонна язгы бодай, 1520 тонна арпа орлыгы алырга килешүләр төзелгән.
(Мөслим, 18 март, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим хуҗалыклары чит илдән дә орлык ала. Көннәр җылытуга хуҗалыкларда орлыкларны чистарту, калибрлау эшләре башланачак, дип яза җирле басма.
“Намус” агрофирмасы, тулысынча югары репродукцияле орлыклар гына чәчү максатында 900 тонна элиталы орлык сатып алачак. “Туган як” агрофирмасына 300 тонна югары репродукцияле орлык кайтты. “Август-Мөслим” җәмгыяте дә беренче репродукциядән дә түбән булмаган чәчүлек материаллар белән генә эшләячәк. Бүгенге көндә 1460 тонна язгы бодай, 1520 тонна арпа орлыгы алырга килешүләр төзелгән. Рапс һәм көнбагыш орлыклары чит илнең иң алдынгы компанияләреннән кайтартылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз