news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим хастаханәсе табибы үлү сәбәпле, Сәламәтлек саклау министрлыгы кайгы уртаклаша

49 яшьлек педиатр Нассер Гассан Назим үлеменең сәбәбе әлегә ачыкланмаган.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Мөслим үзәк район хастаханәсендә балалар табибы булып эшләүче Нассер Гассан Назим 50нче яшендә вафат булган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Нассер Гассан Назим тәҗрибәле белгеч иде, аны хезмәттәшләре дә, пациентлар да хөрмәт ите. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре дә, мәрхүмнең хезмәттәшләре дә аның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», диелә бу хәбәрдә.

Нассер Гассан Назим 1970 елның 15 декабрендә туган. 1998 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. 2003 елдан башлап Мөслим район хастаханәсендә табиб-педиатр һәм неонатолог булып эшли, 2015 елдан башлап бер ел Кама Тамагы районында эшли, аннары кабат Мөслимгә кайта.

Нассер Гассан Назим үлеменең сәбәбе паталого-анотомик тикшеренүдән соң билгеле булачак, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100