news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим Гамлеты яшь җайдаклар арасында Европа чемпионатында катнашты

Мөслим атында Нидерланд спортсмены беренче килде.

(Мөслим, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары" ). 1-2 сентябрь көннәрендә Уфа шәһәрендә яшь җайдаклар арасында Европа чемпионаты узды.Әлеге ярышта 12 илдән 18 яшькә кадәр спорт сөючеләр ярыштылар. Мөслим районыннан әлеге ярышта Гамлет кушаматлы ат катнашты, дип яза җирле басма.

Гамлет бик яхшы нәтиҗә курсәтте. Мөслим атында Нидерланд спортсмены беренче, Франциянеке икенче, Рәсәй спортчысы дүртенче, ә Данияныкы унынчы булып финишка килде, дип хәбәр итәләр район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегеннән.

news_right_1
news_right_2
news_bot