Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөслимәгә суккан Трамп фанатына дүрт ел төрмә яный
Америкалы :"Трамп сезнең барыгыздан да котылачак", дип кычкырган һәм аңа суккан.
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Американың Массачусетс штатында яшәүче кешене Нью-Йоркның Джон Кеннеди исемендәге аэропортында мөселман хатын-кызны кимсеткән һәм аңа суккан өчен дүрт елга төрмәдә утырырга хөкем итәргә мөмкиннәр. Бу хакта "Би-Би-Си" телерадиокорпорациясе җиткерә.
Тикшерү фаразлары буенча, 57 яшьлек Робин Родс Delta Sky Lounge компаниясенең хатын-кыз эшли торган кабинетына бәреп кергән. Анда ул хиҗаптан мөселман хатын-кызны күргән. Шуннан америкалы аңа кычкырган һәм аңа суккан.
Нәтиҗәдә, хатын-кыз кабинеттан чыгып кача алган, әмма Родс күпмедер вакыт аны эзәрлекләп барган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз