Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслим эшмәкәре кафесында хәләл ризыклар гына пешерәләр
26 май– Россиядә эшмәкәрлек көне.
(Мөслим, 26 май, "Татар-информ", "Авыл утлары", Лилия Шәймиева). Җәмәгать туклауы өлкәсендә эшләүче шәхси эшмәкәр Нияз Шәрифуллинны белмәгән кеше сирәктер. Аның “Снежок” кафесында пешерелгән камыр ризыкларын – чәкчәк, гөбәдияләр, төрле бәлешләр, пилмәннәр һәм ипиләрне мөслимлеләр генә түгел, килгән кунаклар да бик теләп сатып ала, дип яза җирле басма.
Ир-ат кешенең камыр ризыклары, аларны пешерү, сату белән шөгыльләнүе, бер караганда, сәеррәк тә кебек. Ниязның әлеге өлкәгә кереп китүе бер дә очраклы түгел икән. Әнисе Гөлнәзирә апа – оста пешекче. Озак еллар җәмәгать туклану системасында эшләгән. Улы Ниязда да үз һөнәренә мәхәббәт уята алган. Өченче класста укыганда Нияз бисквит пешереп карый. Әти-әниләре дә мактап ашагач, аның пешерү теләге арта гына. Соңрак ул өйдәгеләрне кыстыбый, коймаклар белән дә сыйлый әле.
“Снежок” кафесында барлык ризыклар да хәләл. Үзе дә дин юлында булган Нияз халыкны хәләл ризык белән тукландыру турында озак уйлап йөргән.
– Кибетләрдә ризыктан да күп әйбер юк. Ләкин күп очракта халык нәрсә ашаганын белми. Ризык хәләл дә, сыйфатлы да, тәмле дә булырга тиеш. Халыкка без тәкъдим иткән ризыклар нәкъ шушы сыйфатларга туры килсен өчен тырышабыз, – ди ул.
Кафеда бүгенге көндә 12 кеше хезмәт куя. Кибетләргә камыр ризыкларын иртәнге сәгатьләрдә үк илтеп җиткерү өчен, пешекчеләр иртәнге сәгать биш тулганчы эшкә килә. Монда эш сәгать механизмы кебек көйләнгән. Һәркем үзенә билгеләнгән участок өчен җаваплы. Кемдер камырын баса, икенчесе пилмән өчен фарш чыгара, өченчесе чәкчәк пешерә. Җирле җитештерүчеләребезнең продкуциясен халык та яратып ала шул!
– Кибетләргә ипи кайлардан гына килми бүген?! Азнакай, Сарман, Нөркәй, Актанышның Әлем авылыннан, Яр Чаллы шәһәреннән... Без белмәгәне дә бардыр әле. Пилмән, кәтлит кебек ярымфабрикатларны да күпләп тәкъдим итәләр. Ләкин Ниязларның конкурентлары юктыр. Аларның ризыклары бетеп кенә тора. Сан артыннан кумыйча, сыйфат турында кайгыртып эшләгәндә шулай булырга тиештер дә, – ди Мөслимнән Гөлсинә Хәйруллина.
Кафеда бүген теләгән һәркем ифтар мәҗлесләренә килә. Рамазан ае дәвамында бу чараларны мөселман дин кардәшләребез үткәрә. Менә шушындый изге гамәлләр дә башкара мөселман эшмәкәр. Тормыш иптәше Рәзилә белән өч кыз үстерәләр. Иң кечкенәсенә әле бер генә яшь. Әтисе белән кызлары, әниләрен сөендереп, кайвакыт бик тәмле ризыклар да пешереп куя икән.
Киләчәктә Ниязның үз продукцияләре белән эре шәһәрләргә чыгу нияте дә бар. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәренең Кама аръягы базарында “Снежок” та әзерләнгән Мөслим чәкчәген сатып алырга була.
– Бүген тормышта тапкан урыным, ирешелгән уңышларым белән мин әниемә бурычлымын. Безнең эшне җайлы һәм көйле итеп алып баручы да, киңәшләре белән ярдәм итүче дә ул. Күмәк хезмәтебезнең ахыргы нәтиҗәсе халык хөрмәте, продукциябезне яратып сатып алулары белән бәяләнә, – ди Нияз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз