news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим элеваторында 92 кеше хезмәт куя

Мөслим элеваторы 32 мең тонна ашлык кабул итәргә сәләтле.

(Мөслим, 4 октябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим элеваторында 92 кеше хезмәт куя. Тәүлек саен элеваторга 500 тоннадан алып 1000 тоннага кадәр арыш, бодай, солы, арпа, борчак кайтарыла, дип яза җирле басма.

Мөслим элеваторы 32 мең тонна ашлык кабул итәргә сәләтле. Бу көнгә 28 мең 640 тонна бөртек кергән. Басудан ашлык 15-21 процентка кадәр дымлылык белән кайта.

news_right_1
news_right_2
news_bot