Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслим егетләре Татарстанның яшьләр хөкүмәтендә эшли
2017 елдан конкурс программасына ТР яшьләр хөкүмәтенең хәзерге составына аттестация уздыру да кертелде.
(Мөслим, 20 декабрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Республика күләмендә ел да уздырылучы “Вверх!” исемле бәйгедә бу елны 13 кеше җиңүче булды. Алар арасында Мөслим егетләре – Руслан Солтанов белән Ринат Исламов та бар, дип яза җирле басма.
Сәләтле егетләр ТР яшьләр хөкүмәтенә эшкә алындылар, алар республика министрларының яшь киңәшчеләре вазыйфаларына билгеләнде. Руслан Татарстан республикасының Яшьләр хөкүмәтенә сәнәгать һәм сәүдә мәсьәләре буенча киңәшче итеп билгеләнсә, Ринат аппарат җитәкчесе һәм яшьләр хөкүмәтендә мәдәният мәсьәләле буенча киңәшче итеп сайланып куелды. Татарстан Премер-министры Алексей Песошин аларга дипломнар һәм министр киңәшчесе портфельләре тапшырды.
2009 елдан бирле үткәрелүче әлеге конкурс дәүләт хөкүмәтенә һәм җирле үзидарәләргә, оешма-предприятиеләргә, яшьләр берләшмәләренә яшь кадрлар әзерләү һәм аларга стажировка уздыру максатыннан оештырыла. 2016 елдан алып конкурс нәтиҗәләре буенча яшьләр хөкүмәте составы формалашса, 2017 елдан конкурс программасына ТР яшьләр хөкүмәтенең хәзерге составына аттестация уздыру да кертелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз