news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим булмагач, мин җырлый алмыйм – Тамара Синявская

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Мөслим Магомаевның 75 еллыгына багышланган искә алу концерты башланып китте.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Мөслим Магомаевның 75 еллыгына багышланган искә алу концерты башланып китте. Шәһәр буйлап афишалар таратылмаган булса да, концерт залында зур аншлаг. Концерт Татарстанның Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Халык уен кораллары дәүләт оркестры катнашында үтә. Концертта Мәскәү, Азәрбәйҗан һәм Казан җырчылары катнаша.

СССРның халык артисты Мөслим Магомаев истәлегенә концертлар Россия шәһәрләре буйлап быел май аеннан бирле барса да, бөек җырчының хатыны Тамара Синявская аларда катнашмаган, ә менә бүген Казан концертында, искәрмә буларак, ул үзе дә катнаша. Әмма җырламаячак. Чөнки Тамара Синявская хәзер, гомумән, җырламый. Тамара Синявская үзенең хәзер җырламавын: “Кош йөрәге ирекле булганда җырлый. Мин хәзер сәхнәгә чыгарга әзер түгел. Мин җырлый алмыйм, чөнки ул юк. Тугыз ел инде...” – дип аңлатты.

Концерт алдыннан СССРның халык артисты Тамара Синявская журналистлар белән аралашты. Матбугат конференциясен Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин алып барды.

“Мин Мөслим Магомаевның архивына кагыла алмыйм әле, – дип башлады сүзен Тамара Ильинична журналистларның легендар җырчының архивына кагылышлы сорауларына җавап итеп. – Ул катнашкан фильмнарны карый алмыйм, җырларын тыңлый алмыйм. Ә монда килгәнмен икән – мин аның репертуарыннан җырларны ишетәсемне белеп килдем. Бу җиңел булмас – әмма тырышачакмын”.

Искәртеп үтәбез, СССРның халык артисты, Совет, Россия һәм Азәрбәйҗан опера һәм эстрада җырчысы Мөслим Магомаев 2008 елның 25 октябрендә 66 яшендә хатыны Тамара Синявская кулында вафат була. Танылган опера җырчысы Тамара Синявская хәзер ГИТИСта укыта, җырламый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100