news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим бүген 300дән артык мәгариф хезмәткәрен кунак итте

Конференциядә катнашучыларны төп максат –үсеп килүче буынга дөрес тәрбия бирү серләрен Мөслим үрнәгендә үзләштерү теләге берләштерде.

(Мөслим, 7 август, "Татар-информ", "Авыл утлары").  Мәгариф хезмәткәрләренең республика конференциясен Мөслим бәйрәмчә каршы алды. Урамнар, оешма-предприятиеләр тирә-юнен тәртипләде, һәр мәгариф учреждениесе кунаклар хозуырна тәкъдим итәрдәй иң яхшы эш алымнарын барлады, укытучы-тәрбиячеләр хезмәт чорында үзләштерелегән бар тәҗрибәсен республика халкына җиткерергә әзерләнде. Конференциядә катнашучыларны төп максат –үсеп килүче буынга дөрес тәрбия бирү серләрен Мөслим үрнәгендә үзләштерү теләге берләштерде, дип яза район газетасы сайты.

Мөслимдә кунакчыл халык яши. Бүген дә алар төрле шәһәр-районнардан килгән мәгариф хезмәткәрләрен сәнгатьле сөйләмнәре, патриотик чыгышлары, мөлаем йөзләре белән таң калдырды. Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршында узган яшь армиячеләр парадын нәни мөслимлеләр тәкъдим итте. “Күбәләк”, “Кояшкай”, “Карлыгач”, “Миләшкәй” һәм “Ләйсән” балалар бакчалары кыз-малайлары республиканың атказанган очучысы Рәшит Шәфыйковка рапорт бирде, строй белән атлады. Мөслимнең 5 база балалар бакчасы әзерләгән күргәзмә дәвамчанлык,туган якны өйрәнү, татар телен үзләштерү, экологик тәрбия һәм федераль дәүләт укыту стандартларын куллану мәсьәләләрен яктыртты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100