news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим авылыннан 400 гаилә 1 әр миллион күләмендә компенсация алды

Чиләбе өлкәсенең моннан 50 ел элек атом-төш һәлакәтенә дучар булган Мөслим татар авылыннан 400 гаилә бүген үзләренең элек яшәгән иске йортлары өчен 1әр миллион сум компенсация алды

(Казан, 19 май,«Татар-информ»). Чиләбе өлкәсенең моннан 50 ел элек атом-төш һәлакәтенә дучар булган Мөслим татар авылыннан 400 гаилә үзләренең элек яшәгән иске йортлары өчен 1 әр миллион сум компенсация алды. «Росатом» дәүләт корпорациясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, барлыгы 626 гаилә үзләре яшәгән бу авыл территориясеннән күчеп китәргә теләк белдергән.
Чиләбе өлкәсендә Росатом һәм Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте арасында Теча елгасының экологик һәм Мөслим авылы халкының социаль проблемаларын чишүне уртак финанслау буенча 2006 елның ноябрендә имзаланган килешүне тормышка ашыру дәвам итә. Шуның нигезендә Росатом моннан күчеп китәргә һәм башка җирдән торак йортлар сатып алырга теләк белдергән гражданнардан 1 миллион сумга йортларын сатып ала.
Хәзерге вакытка элек Мөслим авылында яшәгән 150 гаилә Чиләбедән, 15 гаилә Копейскидан, 111 кеше Конашактан, 8 – Чиләбе өлкәсенең Красноармейский районыннан йортлар сатып алган. Кайбер гаиләләр Башкортстанга һәм Курган өлкәсенә китеп төпләнгән. Ә Мөслимнең 220 гаиләсе исә еракка китеп тормыйча, быел Чиләбе төзүчеләре төзеп биргән Яңа Мөслим торак пунктындагы заманча төзелгән йортларда өй туйлары уздырачак.
Гамәлдәге закончалык нигезендә Мөслим халкын эвакуацияләү, я булмаса, көчләп күчереп утырту мөмкинлеге каралмаган булган. Әмма шулай булуга да карамастан, федераль һәм төбәк хөкүмәтләре тарафыннан соңгы 20 ел эчендә әлеге авыл халкын берничә мәртәбә күчереп утырту талпынышы булган. Бүгенге көндә, кешенең үз ирке белән күчеп утыру программасы нигезендә, 741 йортны үз эченә алган Мөслим халкына шәхси йортларын 1 миллион сумга сатып, үзләре теләгән урыннан торак йорт сатып алырга, я булмаса, Мөслим станциясендә төзелеп яткан йортларга шушы акчаны кертеп, шунда ук калу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә NewsRu.kom.

news_right_1
news_right_2
news_bot