news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим авылында яшәүче бер ханымның өеннән ярты миллион сум акча юкка чыккан

Оператив тикшерүләр барышында ачыкланганча, ышанычлы зат төн үткәрергә өйгә гашыйкларны керткәләгән икән.

(Мөслим, 21 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). 12 июньнән 18 июньгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частенә 50 хәбәр керде. Алар арасында колыны белән бия югалу турындагы хәбәргә аерым тукталыйк. Шуганка авылында яшәүче гамсез хуҗасы атны урамда калдыра – йорт каршында бәйләп куя. Шуның белән бурларга уңайлык тудыра. Хәзер бу эш буенча оператив-эзләү эшләре бара, дип яза җирле басма.

Бер очрак буенча җинаять эше ачылды: Мөслим авылында яшәүче бер ханымның өеннән зур суммада акча югала. Ни сәбәпле ярты миллион сум акча банкта түгел, ә өйдә сакланган – бу сорау әлегә ачык кала. Хуҗабикә озак вакытка каядыр киткәндә, өй карап торырга һәм гөлләргә су сибәргә, дип, ачкычын бер танышына калдыра. Оператив тикшерүләр барышында ачыкланганча, ышанычлы зат төн үткәрергә өйгә гашыйкларны керткәләгән икән. 

Хокук тәртибе саклау һәм миграция законнары өлкәсендә административ хокук бозулар өчен 153 беркетмә төзелгән, шул исәптән 144е – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен. Кинәт үлү очраклары – 3, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлеге штабыннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100