news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү яшьләренең "Йолдызлар яңгыры" фестивалендә Бөекбритания татары катнашкан

Мәскәү өлкәсендәге татар яшьләрен берләштерүче фестиваль 200ләп егет һәм кызны җыйган.

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Мәскәү өлкәсендә уздырылган "Йолдызлар яңгыры" фестивале 200ләп кеше җыйган. Бу хакта "Мәскәү татарлары Штабы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иске Купавна шәһәре янында үткәрелгән чараның төп максаты – Мәскәү шәһәрендәге һәм өлкәсендәге татар яшьләре оешмаларын берләштереп, уртак проектлар тормышка ашыру.

Фестиваль барышында бизнес кору һәм татар теле мәсьәләләренә аерым урын бирелгән. Бизнесның яшь вәкилләре формалашу татар теле үсешенә йогынты ясаячак, дип саный Штаб вәкиле Гөлнара Яруллина. Шуңа бәйле рәвештә, эшмәкәр Рөстәм Әгъзәмов бизнес оештыруга багышланган мастер-класс уздырган.

"Йолдызлар яңгыры" кысаларында, яшьләр Иске Купавна мәчетендә булып, намаз укыган. Шулай ук волейбол, футбол буенча турнирлар уздырылган.

Мәдәни программага килгәндә, "Ак тирмә" башкорт ансамбле, "Карт аяк" рок төркеме, шоумен Динара Сәлахова һәм ди-джей Нияз чыгыш ясаган. Хореография, каллиграфия буенча мастер-класслар үткәрелгән.

Фестивальдә, кунак буларак, Бөекбритания татарлары вәкиле Диана Яхина катнашкан. Ул Лондонда татар чаралары уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашкан.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гүзәлия Гыйниятуллина катнашучыларны яңа татар проектлары белән таныштырган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100