news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү Яшьләр шурасы интеллектуаль уенда жиңүчегә шәхси үсешкә этәрүче китаплар бирәчәк

Интеллектуаль уен даими рәвештә үткәрелә торган булачак

Мәскәү Яшьләр шурасы интеллектуаль уенда жиңүчегә шәхси үсешкә этәрүче китаплар бирәчәк
скриншот поста instagram.com/tatyashlare/

(Мәскәү, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Наилә Исхакова). Мәскәү Яшьләр шурасы оештырачак "Чикләвек" интеллектуаль уенында җиңүчегә шәхси үсешкә этәрүче китаплар тапшырылачак. Бу хакта "Татар-информ"га Яшьләр шурасы җитәкчесе Артур Рәхмәтуллин хәбәр итте.

"Уен интеллектуаль булганга күрә, иң күп балл жыеп, жиңеп чыккан командага без уникаль китаплар сериясен тапшырачакбыз. Бу шәхси үсешкә этәрә торган китаплар булыр дип көтелә", - диде Артур Рәхмәтуллин.

Яшьләр шурасы җитәчесе сүзләренчә, уен 4 турдан торачак. "1 турда командалар сорауны үзләре сайлап алачак һәм җавап бирәчәк. 2 турда барлык командалар да бер ук ачык сорауга җавап эзләячәк. 3 тур - иҗади тур. Командаларга җырның исемен яисә театраль күренешнең кайсы спектакльдән алынуын белү кирәк. 4 турда исә җавапны рәсемгә ясап бирергә кирәк булачак", - диде ул.

Артур Рахматуллин уенның даими рәвештә үткәреләчәген әйтте. Беренче уенга килгәндә исә Яшьләр шурасы житәчесе "Уенда катнашучылар инде теркәлә башлады", - дип әйтте.

"Чикләвек" интеллектуаль уены 16 февральдә сәгать 18:00да Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot