news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү янында ике фура бәрелешкән: җиде кеше үлгән

Һәлакәт Домодедово районының 36 нчы километрында түләүле участокта булган.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәү янында «Дон» трассасында ике фура бәрелешеп җиде кеше үлгән, икесе төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

“Ачыкланган мәгълүматлар буенча, "Дон" трассасында җиде кеше үлгән, икәү җәрәхәтләр алган”, – дип шәрехли агентлыкка экстрен хезмәтләр чыганагы.

Массакүләм мәгълүмат чыганаклары хәбәр итүенчә, һәлакәт Домодедово районының 36 нчы километрында түләүле участокта булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot