news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү янында 71 кеше утырган самолет һәлакәткә очраган

Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә исән калмаган. “Самара авиалинияләре” бортында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган.

Мәскәү янында 71 кеше утырган самолет һәлакәткә очраган
архив/Михаил Захаров

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). Мәскәү янында АН-148 авиалайнеры һәлакәткә очрады, дип хәбәр итә ТАСС.

“Татар-информ” агентлыгына билгеле булганча, АН-148 самолеты “Домодедово” аэропортыннан бүген очкан. Ул “Мәскәү – Орск” рейсын башкара торган булган.

Самолет очып китү белән үк  диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында самолетның һәлакәткә таруын расладылар. Урынга коткаручылар һәм табиблар киткән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә исән калмаган. “Самара авиалинияләре” бортында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган.

Россия Тикшерү комитеты Мәскәү өлкәсендә АН-148 пассажир самолеты һәлакәткә юлыгу факты буенча “Һава транспорты хәрәкәтендә һәм файдалануда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китерү” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгаткан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 8 800 775 17 17 номеры буенча кайнар элемтә ачкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100