news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү янында 46 пассажир утырган автобус һәлакәткә юлыккан

Ростовтан Мәскәүгә бара торган автобус юл читенә төшеп әйләнгән.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген иртән Мәскәү өлкәсендә юл-транспорт һәлакәте булган: шәһәрара автобус юл читенә төшеп әйләнгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы җиткерде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткергәнчә, һәлакәт 7.45 сәгатьтә М4 трассасында булган.

“Российская газета”да Ростовтан Мәскәүгә бара торган автобуста 46 пассажир булуы хәбәр ителә.

“Үлүчеләр юк, зыян күрүчеләр саны ачыклана”, – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot