news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү X Халыкара Коръән укучылар бәйгесе 21 июньдә узачак

Анда Россия төбәкләреннән, Индонезия, Казакъстан, Малайзия, Согуд Гарәбстаны Корольлеге, Финляндия һәм башка илләрдән килгән Коръән уку осталары катнашачак

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). 21 июнь көнне Мәскәүнең “Королев” концерт залында X Мәскәү Халыкара Коръән укучылар бәйгесе узачак. Конкурста Россия төбәкләреннән, Индонезия, Казакъстан, Малайзия, Согуд Гарәбстаны Корольлеге, Финляндия һәм башка илләрдән килгән Коръән уку осталары катнашачак, диелә Suleiman.ru сайтыннан алынган мәгълүматта.
Бәйгенең соңында исә җиңүчеләр һәм жюри рәисе катнашында матбугат очрашуы да булачак.
Мәгълүм булганча, Коръән укучылар бәйгесе Ислам конференциясе оешмасы ярдәме белән, Россия Мөфтиләр шурасы тарафыннан оештырыла. Конкурсның президенты — Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин.



news_right_1
news_right_2
news_bot