news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү вузында укытучыга пычак белән кадаганнар

Гадәттән тыш хәл кичә көндез Бауман исемендәге МДТУда булган.

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Мәскәү вузында начар ниятле зат укытучыга пычак белән кадаган. Бу хакта “Известия” газетасы яза.

Билгесез егет Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетының 28 яшьлек укытучысына пычак белән кадаган.

Бу хәл кичә көндез вуз бәдрәфендә булган.

Билгесез зат укытучының эченә, аннары иңбашына кадаган. Яралы укытучы йөгереп чыгып, ярдәмгә чакыра алган. Һөҗүм итүче качкан.

Зыян күрүчене авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Укытучы аңына килгәч һөҗүм итүче белән таныш булмавын әйткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100