news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мәскәү – Татарстан күпере» форумында космонавт Рыжиков һәм актер Шәкүров чыгыш ясаячак

Сәхнәгә җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин да чыгачак.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 24 ноябрьдә «Мәскәү – Татарстан күпере» IV яшьләр форумында танылган сәнгать эшлеклеләре – актерлар, җырчылар, шулай ук космонавтлар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар чыгыш ясаячак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар арасында совет һәм Россия актеры, телевидениедә тапшырулар алып баручы, РСФСРның халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Шәкүров; Россия Герое, Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Владимир Алимов; «Самбо-70» генераль директоры, Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре, Россиянең атказанган тренеры, СССРның спорт остасы, Мәскәү шәһәр Думасы депутаты Ренат Лайшев бар.

Тамашачылар шулай ук Бөгелмәдә туып үскән космонавт-очучы Сергей Рыжиковны да күрәчәк. Сәхнәгә җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин да чыгачак.

Программага эшкуар һәм инвестор Аяз Шабутдиновның да чыгышы кертелгән. Фестиваль кунаклары алдында элеккеге боксчы, бүгенге көндә танылган кондитер Ренат Әгъзамов та чыгыш ясаячак.

Форумга Мәскәү шәһәре һәм өлкәсеннән 35 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар чакырыла. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы «Мәскәү – Татарстан күпере» IV Мәскәү яшьләр форумы эшендә катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100