news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мәскәү – Татарстан” Өченче Мәскәү яшьләре форумы концертында Динә Гарипова катнаша

“Мәскәү – Татарстан” өченче Мәскәү яшьләре форумы 25 ноябрьдә уза.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). “Мәскәү – Татарстан” Өченче Мәскәү яшьләре форумы концерт программасында Татарстанның атказанган артисткасы, “Голос” һәм “Евровидение-2013” бәйгесе финалисткасы Динә Гарипова катнаша. Бу хакта Татарстанның Россиядәге илчелеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук Динә Гарипова форумның мәртәбәле кунаклары арасында да була.

“Голос” проектындагы 1нче урын аңа Лос-Анджелестагы (АКШ) Universal тавыш яздыру студиясенә ике еллык контракт китерә һәм 2014 елда ул студия аның дебют альбомын - “Два шага до любви”ны чыгара.

Динә француз башкаручысы Гару белән хезмәттәшлек итә, 2014 елда Du Vent Des Mots (“Слова на ветер”) дуэт композиция башкарыла.

Быел 7 октябрьдә аның Дәүләт Кремль Сараенда “Фонограф-Симфо-Джаз” оркестры белән концерты узды.

Музыка белән Динә алты яшеннән шөгыльләнә. Музыкаль югары белеме юк. Ул Казан федераль университетының “Журналист” белгечлеге бүлеген тәмамлый. Таланты һәм матур тавышы аңа шактый җиңүләр китерә.

Искәртеп үтик, “Мәскәү – Татарстан” Өченче Мәскәү яшьләре форумы концерты 25 ноябрьдә уза. Форум эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100