news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү татарларының «Штаб» клубы Тукайга багышланган флешмоб оештыра

Флешмоб Мәскәүдәге татар яшьләре арасында Тукай иҗатын популярлаштыру, татар теле һәм мәдәниятен үзләштерүне актуальләштерү максатыннан үткәрелә.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Мәскәү татарларының «Штаб» клубы татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Тукай безнең белән – Тукайны онытмыйбыз» дигән флешмоб оештыра. Әлеге чара 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Штаб» клубы матбугат хезмәте.

Флешмоб Мәскәүдәге татар яшьләре арасында Тукай иҗатын популярлаштыру, татар теле һәм мәдәниятен үзләштерүне актуальләштерү максатыннан үткәрелә.

Чарада теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен камерага татар телендә Габдулла Тукайның берәр шигырен сөйләргә һәм әлеге видеоны #тукайштабтатар хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк.

«Штаб» лидеры Рөстәм Ямалиев хәбәр иткәнчә, Мәскәү татарлары Тукайның туган көнен лаеклы төстә билгеләп үтәргә һәм яшьләрне милли мәдәнияткә җәлеп итәргә тиеш. 

news_right_1
news_right_2
news_bot