Мәскәү татарларының Әсәдуллаев йортында язучы, җәмәгать эшлеклесе Альбина Әбсәламова белән очрашу була
Анда тарихчы Марат Сәфәров, корреспондент Полина Ольденбург та чакырулы
(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). 13 сетябрь көнне көндезге 4 тә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге китапханәсендә (Әсәдуллаев йорты) язучы, җәмәгать эшлеклесе Альбина Әбсәләмова белән очрашу узачак.
Очрашуда ул үзенең иҗаты белән таныштырырга, "Живая вода" китабыннан шигырьләр һәм "Ася смотрит в небо" романыннан өзек укырга, Казан Кремле музей-тыюлыгында барган "Вечный человек" проекты хакында сөйләргә җыена.
Очрашуда тарихчы Марат Сәфәровның катнашуы да көтелә.
Алар тамашачыларны Альбина Әбсәләмова белән бергә эшләгән уртак проектлары белән таныштырачак.
Очрашуга “Россия 24” телеканалы корреспонденты, шагыйрә һәм актриса Полина Ольденбург та чакырулы, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.