Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү татарларының «Без бергә» дигән видеомөрәҗәгате Тик-токта популярлык казанды
Видеоязмада татар яшьләре татар телен саклау мәсьәләсен күтәрә.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тик-ток социаль челтәрендә Мәскәү татарлары яздырган видеомөрәҗәгать популярлашкан. Язма татар телен мәктәпләрдә факультативка калдыру турында карар кабул ителгән вакытта 2017 елда төшерелгән булган.
«Видеоны татар яшьләре, җәмәгатьчелеге төшергән иде. Видеода татар телен сакларга, мәктәпләрне япмаска дигән тәкъдим әйтелә. Мәскәүдә татарлар бик күп, алар өчен татар телен саклау мөһим мәсьәлә. Татар телен саклау проблемасы һәрвакыт актуаль булып кала бирә», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә видеода катнашкан Эмиль Фәйзуллин.
Аның әйтүенчә, видеода яшьләр татар телен бәйрәм һәм концертлар аша гына сакларга мөмкин түгеллеген, басым укуга һәм мәгарифкә булырга тиешлеген аңлата.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз