news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарларының аксакалы Әгъдәс Борһанов 99нчы яшендә вафат

Әгъдәс Борһанов өч йөзләп фәнни хезмәт һәм 15 китап авторы, 98 яшенә кадәр язуын дәвам иткән.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Бүген Мәскәү татарларының аксакалы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Әгъдәс Борһанов 99нчы яшендә вафат булган. Бу хакта Мәскәү татарлары Штабы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әгъдәс Борһанов үзен туган җирдә, Казанда җирләүне васыять итеп калдырган. 

Әгъдәс Борһанов 1920 елда Татарстанда туган. Бөтенсоюз юридик институтын тәмамлаган. Бөек Ватан сугышы елларында Смоленск, Мурманск оборонасында булган, Төньяк Кореяны азат итүдә катнашкан, Кытайда Тын океан флотында Порт-Артур хәрби-диңгез базасында хезмәт иткән.

Прокуратуратурада тикшерүче, аннан педагог булган. Әгъдәс Борһанов өч йөзләп фәнни хезмәт һәм 15 китап чыгарган, 98 яшенә кадәр язуын дәвам иткән.

«Ул бәйсез, кыю кеше иде. Татарстан партия өлкә комитетында фән бүлеген җитәкләде. Татар халкы турында берничә китап язды. Миңнеханов аны Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе белән белеп бүләкләде», — дип сөйләде танылган журналист Умар Богдалов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100