news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мәскәү татарлары Татарстан мәдәниятенә багышланган кичәгә төрле милләт вәкилләрен чакыра
Программада – татар халкының мәдәнияте һәм милли ризыклары белән таныштыру, татар теле һәм гореф-гадәтләренә багышланган конкурс һәм викториналар.
Скопировать ссылку
(Казан, 17 август, "Татар-информ"). Бу атнада Мәскәүдә "Татарстан мәдәнияте көннәре" уза. Мәдәни чараларның йомгаклау концерты бүген, 17 августта булачак. Шушы вакыйгалар уңаеннан, Мәскәү татарлары "Штаб"ы татар яшьләрен берләштерүче кичә үткәрә, дип хәбәр итә иҗтимагый оешманың матбугат хезмәте.
Мәдәни кичә 19 августка билгеләнгән. Программада татар халкының мәдәнияте һәм милли ризыклары белән таныштыру, татар теле һәм гореф-гадәтләренә багышланган конкурс һәм викториналар, яңа танышулар, уеннар каралган.
Кичәгә татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә чакырулы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot