news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү татарлары «Татарлар, алга!» дип аталган бәйрәм чарасы үткәрә

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Мәскәү татарлары “Без бердәм!” митинг-концертында катнашачак.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Александр Долгов). 4 ноябрьдә Мәскәү татарлары «Татарлар, алга!» бәйрәм  чарасын оештыра. Россия башкаласында Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме “Без бердәм!” митинг-концерты белән төгәлләнәчәк.

«Татар-информ» агентлыгына Мәскәү татарларының милли-мәдәни автономия җитәкчесе Фәрит Фарисов сөйләвенчә, Мәскәү мөселманнары һәм татарлар, Россиядә милләт саны буенча икенче урынны тоткан халык, һәр елны Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чараларда актив катнашып килә.

«Милләтләр концертында татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре һәм Мәскәү Татар мәдәни үзәге коллективлары чыгыш ясый. Зур театр янындагы мәйданда башка халыкларның да җыр-биюләрен карарга була. Символик концерт татарча чыгышлар белән башланып китә», – дип билгеләп үтте Фәрит Фарисов.

Бәйрәм чаралары 10 сәгатьтә башлана.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot