news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарлары татар халкының этник үзенчәлеген саклау турында үз тәкъдимнәрен җиткерде

Татар милли-мәдәни автономиясе тәкъдимнәре исемлеге 4 пункттан тора.

Мәскәү татарлары татар халкының этник үзенчәлеген саклау турында үз тәкъдимнәрен җиткерде
Ильдар Мухамеджанов

(Мәскәү, 17 февраль, “Татар-информ” Наилә Исхакова). Мәскәүдә Татар мили-мәдәни автономиясе татар халкының этник үзенчәлеген саклап калу концепциясенә кертү өчен үз тәкъдимнәрен белдерде. Бу хакта Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы Шурасы утырышында билгеле булды.

Шураның утырышы рәисе Фәрит Фарисов сүзләренчә, тәкъдимнәр Шура вәкилләре тавыш бирү рәвешендә кабул ителгән. “Концепциягә дин, мәдәният, тел, тарих турында тәкъдимнәр кертелде”, - диде ул.

Татар милли-мәдәни автономиясе җиткергән тәкъдимнәрдә әлеге 4 факторның халкыбыз тормышында алып торган урыны, әһәмияте күрсәтелгән. Россия халыклары катнашуында төрле киң колачлы чаралар, төрки халыклар белән бәйле фестивальләр оештыру тәкъдим ителгән.

Утырыш төрле төбәк татарлары катнашуында Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100