news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарлары тантаналы төстә яңа сезонны ачты

Чарада 150дән артык кунак – аксакаллар, татар хәрәкәте ветераннары, татар оешмалары рәисләре һәм активистлары, студентлар катнашты.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). 5 сентябрьдә Мәскәү татарлары Штабы резиденциясендә яшьләр өчен зур Корбан ашы һәм яңа уку елына багышланган чара узды. Шулай ук Мәскәү татарлары Штабының яңа сезоны ачылды. Бу хакта Штабның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада 150дән артык кунак – аксакаллар, татар хәрәкәте ветераннары, татар оешмалары рәисләре һәм активистлары, студентлар катнашты.

Кичәне Мәскәү татарлары Штабы координаторы Гөлнары Яруллина һәм Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган Эльдар Рәхмәтуллин алып барды. Спикерлар татарлар Штабының яңа сезоны күпсанлы проектларга бай булачак, галимнәр, язучылар һәм актерлар белән конференция, семинар, тренинг, кичәләр узачак, диделәр. Шулай ук татар телен һәм әдәбиятын саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән концерт, фестиваль, бәйгеләр планлаштырылган.

Очрашуда Әнәс хәзрәт тә чыгыш ясады. Ул традицион ислам нигезләрен аңлатты һәм Коран бәйрәме турында сөйләде. Бу кичтә яшьләр шагыйрь Әхмәт Саттарны, җәмәгать эшлеклесе Орхан Джамальне, Мөхәммәт Миначевны, галим Абдулхан Әхтәмҗанны искә алдылар. Чара азагында “Туган тел” җырын башкардылар, диелгән хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100