Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү татарлары штабының яшьләр бүлеге эшли башлады
Штабның максаты — дөньядагы татарларны берләштерү, аралашу һәм дискуссияләр уздыру өчен мәйдан булдыру.
(Казан, 7 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Мәскәү татарлары штабының яшьләр бүлеге эшли башлады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татар яшьләре штабы» лидеры Таһир Мөхәмәтдинов әйтте.
«Мин Мәскәү татарлары штабы кысаларында яшьләр өчен бер юнәлеш булдырырга теләдем, чөнки Мәскәүгә күчкәч, миңа татар мохите һәм татар телендә аралашу җитмәде. Беренчедән, „Вконтакте“ челтәрендә группа булдырдым, аннан соң командага тугыз кеше җыелды. Хәзер безне Instagram, You Tube, Telegram челтәрләрендә табып була», — дип сөйләде штаб лидеры.
Лидер бу проектның максатын әйтте, ул — дөньядагы татарларны берләштерү, аралашу һәм дискуссияләр уздыру өчен мәйдан булдыру. «Дөньяның төрле почмагында яшәүче татар яшьләренә татар телендә аралашу җитми, алар безгә мөрәҗәгать итә, таяныч эзли», — ди Мөхәмәтдинов.
Татар яшьләре штабының You Tube каналында күренекле татар шәхесләренә һәм җанисәпкә багышланган видеолар бар.
Яшьләр штабы Корбан бәйрәме алдыннан хәйрия акциясе уздырган. «Без Уфадагы „Ихлас“ мәчетенә, Татарстанның Диния нәзарәтенә һәм Әгерҗегә 450 литр сок җибәрдек. Без бу проектка студентларны җәлеп итәргә тырыштык», — дип сөйләде штаб лидеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз