news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарлары Штабындагы беренче ифтар “Бердәм халык – бердәм илдә” дип атала

Быел Мәскәү татарлары Штабы Рамазан аенда берничә ифтар мәҗлесе уздырырга ниятли.

(Казан, 20 май, “Татар-информ”). Мәскәү татарлары Штабы, Рамазан ае белән котлап, изге айда изге эшләр кылырга чакыра. Штаб үзе дә Рамазан аенда берничә ифтар мәҗлесе уздырырга ниятли.  Бу хакта Штабның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәү татарлары Штабын оештыручы һәм сайт администраторы Гөлнара Яруллина белдергәнчә, Мәскәү татарлары Штабы берничә ел рәттән инде шундый дини чаралар оештыра. Мәскәү татарлары Штабы оештырган быелгы беренче ифтар “Бердәм халык – бердәм илдә” дип атала.

29 майда Пролетарская урамындагы Мәскәү мөфтиятендә ифтар “Бердәм халык – бердәм илдә” темасы белән узачак. Биредә Мәскәүнең төрки җәмгыятьләре вәкилләре катнаша.

30 майда Мәскәү татарлары Штабында ( Большие Каменщики, 2) Мәскәү автономиясе һәм татар җәмгыятьләре активистлары булачак.

5 июньдә Пролетарская урамындагы Мәскәү мөфтиятендә - Мәскәүдә укучы студентлар оешмасы яшьләре - уку йортларында белем алучы татар һәм башкорт яшьләре җыелачак.

8 июньдә Мәскәү татарлары Штабында ( Большие Каменщики, 2) Мөселман бизнесы темасына “Масштаб” эшлекле клуб вәкилләре белән очрашырга мөмкин булачак.

  • Һәр елны ифтарда йөзләрчә татар кешесе, шулай ук башка милләт вәкилләре дә катнаша. Биредә вәгазьләр тыңлана, дога укыла, ифтар мәҗлесе үткәрелә.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100