news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мәскәү татарлары штабы» волонтерлары ил башкаласының сугыш һәм тыл ветеранын котлады

Ветераннарга азык-төлек, татар басма продукцияләре өләшенде.

«Мәскәү татарлары штабы» волонтерлары ил башкаласының сугыш һәм тыл ветеранын котлады
Владимир Васильев

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Соңгы ун көндә «Безнең Җиңү» акциясе кысаларында «Мәскәү татарлары штабы» волонтерлары Россия башкаласының ике йөз сугыш һәм тыл ветераннарын котлап чыкты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә әлеге штаб координаторы Гөлнара Яруллина хәбәр итте.

«Татарлар штабы» активистлары татар, башкорт сугыш һәм тыл ветераннарын, шулай ук сугыш балаларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Ике йөзләп азык-төлек җыелмасы һәм татар басма продукциясен өләште. «Татарлар штабы» карамагындагы барлыгы ун ветеран 92 яшьтән өлкән булып санала. Шулай ук 85 яшьтән олы егерме ветеран бар, алар арасында академик, профессорлар да күп», — диде Гөлнара Яруллина.

Волонтёр, психолог Лилия Гадел билгеләп үткәнчә, коронавирус чорында ветераннарга социаль һәм мораль яктан ярдәм кирәк. «Иң мөһиме — алар безнең кайгыртуыбызны һәм игътибарыбызны тоя», — диде ул.

«Бу ветераннарның күбесе Мәскәүдәге татар хәрәкәте аксакаллары. Җиңү көне алдыннан татар егетләре һәм кызларыннан бүләкләр алуларына алар бик сөенде. Татар телендә аралашу, милли мәсьәләләр буенча фикер алышу да алар өчен зур бәйрәм иде. Яшь буынның әлеге эшне дәвам итүләрен күргәч, күзләрендә шатлык һәм горурлык сизелде», — дип сөйләде Лилия Гадел.

92 яшьлек тыл ветераны Җәмил Сәгъдиев бүгенге көндә өлкән буын өчен кыйммәт нәрсә — яшьләр игътибары дип саный. Шулай ук 92 яшьлек ветеран, туган якны өйрәнүче Әхмәт Галимов штаб координаторы Гөлнара Яруллинага Мәскәүдә торучы өлкәннәргә игътибарлы булганнары өчен рәхмәт белдергән. Хезмәт ветераны Хасәнә Погосян сугыш балаларын хөрмәтләүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткергән.

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелгән «Безнең Җиңү» акциясе унберенче майда тәмамланачак. «Татар штабы»нда белдерүләренчә, оешма резиденциясендә карантин кертелгәннән соң, көн саен психолог кизү тора башлаган. «Ул өлкән яшьтәге кешеләргә психологик ярдәм күрсәтә», — дип искәртеп үттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100