news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү татарлары Штабы Валерия Порохова белән онлайн конференция үткәрде

Онлайн конференция зур кызыксыну уятты, шуңа күрә күп кенә тамашачылар сорауларын бирергә ашыкты.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). Мәскәү татарлары Штабы Коръәнне рус теленә тәрҗемә итүче Валерия Порохова белән онлайн конференция үткәрде. Бу хакта Штабның Инстаграм битендә хәбәр ителә. 
⠀
Валерия Порохова онлайн режимда яшьләрнең күп кенә сорауларына җавап бирде, шул исәптән никах, намаз һәм Ислам кабул итү турында сөйләде.
⠀
Онлайн конференция зур кызыксыну уятты, шуңа күрә күп кенә тамашачылар сорауларын бирергә ашыкты.
⠀
Валерия Михайловна рухи байлык һәм әхлак мәсьәләләренә зур игътибар бирде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot