news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарлары Штабы ТР Президентын сайлауга Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итә

Бу хакта утырыш пәнҗешәмбе көнне Мәскәүдә узачак.

Мәскәү татарлары Штабы ТР Президентын сайлауга Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итә
архив

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Мәскәү татарлары Штабы Татарстан Президентын сайлауга Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итәргә җыена. Бу хакта штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

Рөстәм Ямалиев әйтүенчә, бу штабтагы аксакаллар фикере. Алар пәнҗешәмбе көнне җыелачак һәм бу фикерләрен инде рәсми рәвештә кабул итәчәк.

«Штабтагы Аксакаллар шурасында профессорлар, генераллар, Россия геройлары бар. Алар киләсе елда узачак Президент сайлавында Миңнеханов кандидатурасын күрсәтергә дигән фикер әйтте. Без пәнҗешәмбе көнне җыелып, шул хакта сөйләшәчәкбез. Аксакалларның берничәсе Рөстәм Миңнеханов яшь чакта шәхсән таныш булган. Алар аның кандидатурасын яклый», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100