news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мәскәү татарлары штабы” татарлар өчен бердәм интернет челтәрен булдырырга чакыра

Моннан тыш, Штаб татар халкының бердәм архивын, федераль татар яшьләре оешмасын һәм татар федераль радиоканалын ачарга да тәкъдим итә.

“Мәскәү татарлары штабы” татарлар өчен бердәм интернет челтәрен булдырырга чакыра
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Татар халкы традицияләрен, телен һәм мәдәниятен саклау хәрәкәте “Мәскәү татарлары штабы” татарлар өчен туган телдә эшләүче бердәм социаль челтәрен булдырырга кирәк дип саный. Бу фикерен Штаб быел чыгарган “Татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәр” исемле документында белдерде.

Комментарий алыр өчен “Мәскәү татарлары штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямалиев “Татар-информ”га Александр Долговка, тәкъдимнәрнең авторына, мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

“Хәзерге вакытта милләтәшләребез Вконтакте һәм Facebook челтәрләрендә рус телендә рәхәтләнеп аралашалар. Безгә үзебезгә шундыйрак, әмма татар телендә эшләүче, проект башлап җибәрсәк, яхшы булыр иде”, - диде ул.

“Үзара әйткәндә, әлбәттә, бу әлегә төгәл бер проект түгел. Ул фикер генә. Әмма фикер йөртергә дә кирәк бит. Омтылыш булырга тиеш”, - диде Александр Долгов.

Татар социаль челтәрен булдырудан тыш, Штаб татар халкының бердәм архивын, федераль татар яшьләре оешмасын һәм татар федераль радиоканалын ачарга да тәкъдим итә.

  • “Мәскәү татарлары штабы” узган айда Бөтендөнья татар конгрессына керде. Әлеге вакытта хәрәкәт үз эченә 2 мең кешене берләштерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100