Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Мәскәү татарлары Штабы» клубы «Тарихи бранч»та катнашты
Спикерлар билгеләп үткәнчә, тарихны өйрәнү белән бәйле проектларны үстерергә, әлеге чараларның нәтиҗәле форматларын уйлап табарга кирәк.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни автономиясенең 20 еллыгына багышланган юбилей чаралары кысаларында беренче «Тарихи бранч» узды. Чара «Дом на Патриарших» Мәдәният үзәгендә үткәрелде. Очрашуда «Татарлар штабы» клубын хәрәкәтнең координаторы Гөлнара Яруллина тәкъдим итте.
Мәскәү өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Мохтасаров, «Дом на Патриарших» Мәдәният үзәге директоры Динара Хәлилуллина һәм «Бердәмлек» клубы координаторы, чараны оештыручы Римма Гомәрова сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.
Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Ислам Зарипов һәм тарихчы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Галимов «Татар халкының чишмә башы һәм алдагы үсеш стратегиясе» дигән түгәрәк өстәлнең спикерлары булды. Ислам хәзрәт үз чыгышында мөселман татарларының үсеш стратегиясенә басым ясаса, Әхмәт Галимов Мәскәү татарлары тарихы белән таныштырды.⠀
Шулай ук «Бүгенге заман яшьләре өчен актуаль проектлар» темасы буенча дискуссия мәйданчыгы да эшләде. Чарада «Балафест» проектының авторы һәм оештыручысы Ләйсән Зәмдиханова, «Хәят» театр студиясе җитәкчесе Айнур Сафиуллин һәм «Татарлар штабы» клубы координаторы Гөлнара Яруллина катнашты.
Спикерлар билгеләп үткәнчә, тарихны өйрәнү белән бәйле проектларны үстерергә, әлеге чараларның түгәрәк өстәл, экскурсия һәм дискуссия кебек нәтиҗәле форматларын уйлап табарга кирәк. Шулай ук тарихчыларны яшьләр проектларына җәлеп итү кирәклеген дә билгеләп үттеләр.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Штаб Татар Москвы - Татарлар (@shtab.tatary)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз