news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү татарлары штабы бәйрәм уңаеннан халыклар дуслыгы турында видео урнаштырды

Видеода төрле милләт вәкилләре «Дуслык байлыктан да кыйммәтрәк», — ди.

Мәскәү татарлары штабы бәйрәм уңаеннан халыклар дуслыгы турында видео урнаштырды
https://www.instagram.com/shtab.tatary/

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген, Халыклар бердәмлеге көнне, Мәскәү татарлары штабы үзенең Инстаграм сәхифәсендә халыклар дуслыгы турында видеоязма урнаштырды.

Видеода төрле милләт вәкилләре «Дуслык байлыктан да кыйммәтрәк», — дигән сүзләрне әйтә. Роликта татарларның илнең тотрыклылыгын ныгытуга керткән өлеше турында да сүз бара.

«Барыбызның да бердәм булуын аңлар өчен, бүген генә түгел, һәр көнне Ватаныбызның көчен, рухын, мәдәниятен һәм куәтен тоеп яшәвебезне телибез. Барыгызга да иминлек һәм рухи көч телибез!» — диелгән видео астында.

news_right_1
news_right_2
news_bot