Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү татарлары штабы бөтенроссия җанисәбе эшенә татар табибларын да җәлеп итәргә чакыра
Бу эштә барлык медицина белгечләренең дә катнашуы кирәк, - ди Мәскәү татарлары штабы рәисе Рөстәм Ямалиев.
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Татар табиблары милләттәш пациентларны бөтенроссия җанисәбе вакытында татар булып язылырга өндәргә тиеш. Бу фикерен Мәскәү татарлары штабы рәисе Рөстәм Ямалиев “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе белдерде.
Рөстәм Ямалиев милләт санын салкап калу эшендә барлык медицина белгечләренең дә катнашуы кирәк дип саный - терапевтлардан алып, хирургларга хәтле. "Әлбәттә, операция алдыннан авыру белән милләт язмышы хакында сөйләшү урынсыз булыр иде. Беренчедән, хирург үз эшен җентекләп эшләсен, ә операциядән соң пациентына җанисәп әһәмиятен аңлатып бирсен", - ди Рөстәм Ямалиев.
“Штабта без инде егерме ел дәвамында медицина студентлары белән даими очрашулар уздырабыз. Шушындый очрашуларның берсендә без беренче курс студентларын һәм Мәскәү академикларын чакырып, алар белән җанисәп хакында сөйләштек”, - ди Мәскәү татарлары штабы рәисе.
“Кызганыч, яшьләр җанисәп мәгънәсен һәм әһәмиятен тулысынча аңлап бетерми. Шуңа күрә бу хакта алар белән күбрәк сөйләшергә, әңгәмәләр уздырырга кирәк", - ди ул.
Шулай ук Рөстәм Ямалиев мишәрләрне, көрәшен татарларын һәм православ диненә күчкән татарларны да җанисәп вакытында татар булып язылырга чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз