news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарлары профессор Габделхан Әхтәмҗанны искә алачак

Габделхан Әхтәмҗан 27 июнь көнне 88 нче яшендә вафат булган иде.

(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Иртәгә, ягъни 10 июль көнне, Мәскәү татарлары "Штаб"ында Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры Габделхан Әхтәмҗанны (1930-2018) искә алу кичәсе була. Бу хакта "Штаб"ның матбугат хезмәте хәбәр итә. 
  • Г.Әхтәмҗан – Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, халыкара мөнәсәбәтләр һәм дипломатия тарихы буенча хезмәтләр авторы. Галимнең 200дән артык фәнни һәм публицистик язмасы дөнья күргән. Аның фәнни-тикшеренү һәм публицистик иҗатында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгына багышланган очерклар аерым урынны били.
Габделхан Әхтәмҗан 27 июнь көнне 88 нче яшендә вафат булган иде. 
 
Аны искә алу кичәсендә профессорның якыннары, дуслары, шагыйрьләр, галимнәр катнашып, Габделхан Әхтәмҗан хакында хатирәләре белән уртаклашачак. Шулай ук Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты студентлары чыгышы да көтелә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100