Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү татарлары Олимпия чемпионы Алинә Заһитованы каршыларга җыена
Татарлар Алинәне, милли бизәкле футболка киеп, Татарстан байрагы белән каршы алачак.
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Мәскәү татарлары Шереметьево аэропортында Олимпия һәм Европа чемпионы Алинә Заһитованы каршы алырга җыена. Каршы алучылар арасында Россия мөфтиләр советының попечительләр комитеты рәисе Фәрит Фәрисов һәм Мәскәүдәге “Татар штабы” клубы координаторы Рөстәм Ямалиев та бар.
“Без хәзер күбрәк яшьләр белән эшлибез. Яшьләр татар телен белергә тиеш. Алинә Заһитова безгә бу хәлдә булышыр дип ышанып калабыз. Без аны бүген футболкаларыбызны киеп, Татарстан әләмен тотып каршы алачакбыз. Аңа үзебезнең футболка белән чокырны бүләк итәчәкбез. Алинәне татар мәктәбенә чыгыш ясарга чакыргач, ул ярдәм кулын сузар дигән өмет бар. Максатыбыз мондый – татарларның ил данын яклый алырлык булуын күрсәтү һәм, горурланып татар телендә сөйләшү”, - диде Рөстәм Ямалиев.
“Татар-информ” хәбәрчесенә Фәрит Фарисов та үз фикерен җиткерде. “Без Алинәгә бөтенебез берьюлы өч татар сүзе әйтәчәкбез. Дөресен генә әйткәндә, аны каршы алучы кеше күп булачак. Шуңа күрә без соңыннан, бераз вакыт узгач, Алинә белән аерым очрашу оештырырга планнаштырабыз. Алинә белергә тиеш: аның шундый ата-бабалары булмаса, ул Алинә Заһитова булмас иде!”- дип белдерде Фәрит Фәрисов.
Алинә Заһитованы каршы алу чарасы бүген кичке сәгать 6да була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз