news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарлары мохтәрияте: Татар мәдәни үзәгенә дәгъва - маргиналлар провокациясе

Фәрит Фарисов сүзләренчә, Татар мәдәнияте үзәге бинасын түләүсез куллану турындагы шартнамәне туктатырга сәбәп юк.

(Казань, 6 февраля, «Татар-информ»). Мәскәү шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтариятенең Татар мәдәни үзәге бинасыннан мәхрүм итү турындагы тикшерүне Мәскәү татарлары җәмгыятендәге маргиналлар башлады. Бу бина һәрвакыт татар халкы белән бәйле, шуңа күрә аны тартып алу мөмкин түгел. Бу турыда Мәскәү татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Фәрит Фарисов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татар мәдәнияте үзәге бинасын түләүсез куллану турындагы шартнамәне туктатырга сәбәп юк. Мәскәү татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте килешүнең барлык таләпләрен үти, диде агентлык әңгәмәдәше.

«Хәзер Россия Президенты эшләре идарәсе составы тулысынча үзгәрде, әлегә алар бу вәзгыять белән таныш түгел. Хәзер алар белән сөйләшү алып барабыз. Барысы да яхшы булачак, вәзгыять уңай хәл ителәчәк», — диде Фәрит Фарисов.

Хәзер бинада 24 иҗади милли коллектив хезмәт куя, өлкәннәр һәм балалар өчен татар телен өйрәнү түгәрәкләре эшли, тематик чаралар даими үткәрелә. Кече Татар тыкрыгында (Замоскворечье) урнашкан йорт йөз елдан артык Мәскәү татарлары җәмгыяте белән бәйле.

«Бу йортны татар җәмгыятеннән тартып алу мөмкин түгел, алар тарихи бәйләнештә. Патша заманында йорт татар җәмгыятенеке булган, совет хакимияте дә аны Мәскәү татар җәмгыятенә калдырган. 1941 елда татар җәмгыяте фашистларга каршы көрәштә үз өлешләрен кертү өчен бинаны госпитальгә тапшырган. Аны 2004 елда гына бик начар хәлдә кире кайтарганнар. Бинаны торгызырга республика, иганәчеләр өлеш кертте», — дип сөйләде Мәскәү татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Фәрит Фарисов.

Алдан Мәскәү арбитраж суды бинаны алу турындагы дәгъваны карый, дип хәбәр ителгән иде. Аның инициаторы – Россия Президенты эшләре идарәсенең «Хакимиятнең югары органнары биналарын файдалануга тапшыру идарәсе» бюджет оешмасы. Ул Мәскәү татарлары мохтәриятеннән Татар мәдәни үзәге бинасын түләүсез куллану шартнамәсен өзүне таләп итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100