news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарлары милли проектларга булыша торган фонд оештырырга тәкъдим итә

Танылган язучы Шамил Идиатуллин яшьләргә татар мохите тудырырга кирәклеген әйткән.

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Мәскәү шәһәренең “Татар штабы”нда “Уртак фикер” проекты кысаларында узган “түгәрәк өстәл” утырышында татар телен саклау ысуллары һәм формалары турында фикер алышканнар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Татар Штабы” матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Түгәрәк өстәл”дә журналистлар, язучылар, сәясәт белгечләре, Мәскәүдәге татар мохтариятенең актив вәкилләре һәм студентлар катнашкан. Кичәнең төп спикерлары – сәясәт белгече Илшат Сәетов, танылган шагыйрь Шамил Идиатуллин, “Звезда Поволжья” газетасының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов, язучы Рауль Мир-Хәйдәров, Мәскәүнең татар мәктәбе директоры Роза Хәбибуллина, Чиләбе өлкәсе татарлары газетасы мөхәррире Равил Хөснетдинов, Ногай милли-мәдәни автономиясенең федераль Югары Советы рәисе Казмөхәмәт Янбулатов.

“Түгәрәк өстәл” Мәскәү шәһәренең яшьләрендә кызыксыну уяткан. “Татар Штабы” лидеры Рөстәм Ямалиев билгеләгәнчә, телне татарлар үзләре генә саклап кала алачак, бигрәк тә яшьләр. Моның өчен татар телен заманча идеяләр һәм проектлар ярдәмендә яшьләр өчен кызыклы итәргә кирәк.

“Түгәрәк өстәл” барышында сәясәт белгече Илшат Сәетов татар проектлары һәм идеяләренә ярдәм фонды оештырырга тәкъдим иткән. Шулай ук Илшат Сәетов милли тормышта актив эш алып барырга өндәгән. Аның фикеренчә, яшьләр актив булганда гына телне, мәдәниятне саклап калып булачак.

Танылган язучы Шамил Идиатуллин яшләргә татар мохите тудырырга кирәклеген әйткән, ә Мәскәү шагыйре Раул Мир-Хәйдәров татар газета журналларына язылырга өндәгән.

Мәскәүдә “Татар Штабы” проектының 20 еллык тарихы бар, ул татар мәдәниятен хөрмәт иткән 1,5 меңләп кешене берләштерә, биредә татар яшьләре таныша. Көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу, очрашулар Таганка урамындагы фатирда оештырылып тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100