news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе логотипка иҗади бәйге игълан итте

“Мәскәү татарлары" - бүген бар кешегә дә билгеле бренд, ди автономия рәисе Фәрит Фарисов.

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Мәскәү шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе логотипка иҗади бәйге игълан итте. “Мәскәү татарлары" - бүген бар кешегә дә билгеле  бренд! Автономиягә яңа, якты һәм таныла алырлык образлар кирәк!”- диде “Татар-информ” хәбәрчесенә автономия рәисе Фәрит Фарисов.

Фәрит Фарисов  автономиягә эшкә яшьләр килүен әйтте. “Безнең коллективның хәзер 50 проценты - яшьләр. Автономиягә яңа логотип эшләү дә аларның идеясе”, - диде ул.

Фәрит Фарисов сүзләренчә, бәйгедә Сахалин өлкәсе дә катнаша. “Безгә үз эшләрен бар теләгән кеше дә җибәрә ала. Без барысын да алып, карап барабыз. Милли-мәдәни автономия Советы әгъзалары соңыннан җиңүчене билгеләячәкләр”, - диде ул.

Эшләр 10нчы апрельгә кадәр Pressa-rootnka@mail.ru почтасында кабул ителә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100