news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарлары лидеры яһүдләрнең милли тәрбия тәҗрибәсе үрнәк алырлык дип саный

Хәзерге шартларда без балаларыбызга телне генә түгел, ә идеологияне сеңдерергә тиешбез, - диде Рөстәм Ямалиев.

Мәскәү татарлары лидеры яһүдләрнең милли тәрбия тәҗрибәсе үрнәк алырлык дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 март, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Яшь буында телгә һәм милләткә карата горурлык уятыр өчен, татарлар яһүдләрнең милли идеология тәҗрибәсен үрнәк итеп кулланырга тиеш. Бу фикерен "Мәскәү татарлары штабы" рәисе Рөстәм Ямалиев бүген "Милләт йорты" банкет залында журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

"Яһүдләрнең рухи нигезе телдә һәм диндә. Алар бик динле кешеләр. Үзләренең яшьләрен шул идеологиягә таянып тәрбиялиләр, үз милләт вәкилләре белән гаилә коралар, үз телләрендә сөйләшә алалар. Без бик күп әйберләрне алардан алып, үзебездә куллана алабыз", - диде Рөстәм Ямалиев.

"Телне генә укыту заманасы үтте. Хәзерге шартларда без балаларыбызга телне генә түгел, ә идеологияне сеңдерергә тиешбез. Безгә яшь идеологларны тәрбияләргә кирәк, чөнки кеше ул - тәрбия продукты. Укучы мәктәптән укып чыккач, яшьтәшләре, күршеләре белән аралашка вакытта, аларга телнең кирәклеген һәм әһәмиятен җиткерергә тиеш", - диде "Мәскәү татарлары штабы" рәисе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100