news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарлары карантин вакытында дистанцион эшләвен дәвам итә

Хәзерге вакытта Татар милли-мәдәни үзәге йорты изоляцияләнгән.

Мәскәү татарлары карантин вакытында дистанцион эшләвен дәвам итә
Рамиль Гали

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Мәскәү шәһәренең Төбәк татар милли-мәдәни автономия рәисе Фәрит Фарисов үзләренең тулаем дистанцион эшләүгә күчүе турында «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Без менә нәрсә эшләдек. Атна ярым элек үк берничә киңәшмә җыеп, барысын да кисәтеп куйдык. Әзерләнергә кирәклеген һәм бу хәлләрнең җитдилеген ассызыкладык. Барысын да өйдә утырырга өндәдек», — диде Фәрит Фарисов.

Татар милли-мәдәни автономия рәисе сүзләренә караганда, Татар мәдәни үзәгендәге кафедан ризыкны алып чыгарга гына ярый. Йорт хәзерге вакытта изоляцияләнгән, график буенча дежурлар килеп китә һәм сакчы гына калган.

«Калганнар бөтенесе дә өйдән компьютерларда эшли. Безнең сайтыбыз эшли, үзебез дә һәрвакыт элемтәдә. Иң мөһиме без кешеләрнең күңелен төшермәү өчен дә көч куябыз. Безне вирус та, күңел төшенкелеге дә җиңәргә тиеш түгел. Без качмадык, төрле социаль челтәрләр аша элемтәдә торып эшләвебезне дәвам итәбез бернигә дә карамый. 2 секретарь эшләгәндә, берсе ял итә», — дип сөйләде Фәрит Фарисов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100